Нәниләр белән әңгәмә (0+)

17 ноябрь көнне 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проекты кысаларында, балалар бакчасыннан килгән нәни укучылар белән әңгәмә корды. 

В гостях у любознайки
IMG_8167
IMG_8171
IMG_8211
IMG_8208
IMG_8189

Китапханәче яшь китап сөючеләргә урманда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре, урман җәнлекләренең кышын яшәү үзенчәлекләре һәм үз-үзләрен тотышы турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән «Бу нинди җәнлек?» уенында катнашты, карточкалар ярдәмендә урманда яшәүчеләрне таныды. Чара дәвамында cөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар, сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр, дөрес нәтиҗәләр чыгардылар, үз күзәтүләре белән уртаклаштылар. Соңыннан хайваннар һәм үсемлекләр турында китап һәм журналларны карадылар.    

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: